Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

2026 ЕЛЫҢ НИНДИ БУЛЫР: ФАРАЗЛАР (ТЕСТ)

Яңа елда һәр кеше үзе өчен кечкенә генә яңа тормыш башлый, яңа могҗизалар көтә.

1дән 50гә кадәр сан сайлагыз да, аның астында  2026 елда нәрсә көткәнен укыгыз.  Бу – уен гына, әмма кайчак иң гади фараз да уйланырга этәрә һәм хыялларга омтылыш ясата.

1. Ел синең өчен яңа башлангычлар белән килә.
2. Көтмәгән җирдән шат хәбәр ишетерсең.
3. Яңа дуслык барлыкка килер.
4. Үзеңә ышаныч артыр.
5. Кечкенә хыял зур максатка әйләнер.
6. Ел дәвамында юлда булырсың.

7. Син үзеңне яңача ачарсың.
8. Эшеңдә яки укуыңда уңыш елмаер.
9. Иске үпкәләр артта калыр.
10. Күңел тынычлыгы табарсың.

11. Көтмәгән очрашу тормышыңны үзгәртер.
12. Яраткан шөгылең файда китерә башлар.
13. Кыю адым ясар вакыт җитә.
14. Син кемгәдер илһам булырсың.
15. Яңа белемнәр – яңа мөмкинлекләр.
16. Ел ахырында үзең белән горурланырсың.
17. Сабырлык зур бүләк китерер.
18. Йолдызың еш кабыныр.
19. Күңелең теләгәнне табар.
20. Бер теләгең һичшиксез үтәлер.

21. Яңа максат куярсың.
22. Тормыш ритмы тизләнер.
23. Сине кызыклы проект көтә.
24. Очраклы бәхет елмаер.
25. Үз сүзеңне әйтергә өйрәнерсең.
26. Ярату хисе көчлерәк булыр.
27. Иҗат өчен уңай чор башлана.
28. Куркуларыңны җиңәрсең.
29. Син көткән җавап табылыр.
30. Ел сине акыллырак итәр.

31. Гаиләдә җылылык артыр.
32. Яңа гадәт файдалы булыр.
33. Үзеңә вакыт табарсың.
34. Көтелмәгән ярдәм алырсың.
35. Хыял планга әйләнер.
36. Тормышыңда якты мизгелләр күбәер.
37. Үз юлыңны төгәл күрерсең.
38. Бер карарың язмышлы булыр.
39. Көлү елның иң яхшы дәвасы булыр.
40. Сабаклар файдага булыр.

41. Яңа ел сине батыррак итәр.
42. Кечкенә уңышлар зур нәтиҗәгә китерер.
43. Үзеңне ишетергә өйрәнерсең.
44. Кызыклы тәкъдим алырсың.
45. Үткәнне җибәрү җиңел булыр.
46. Яңа мохит сине үзгәртер.
47. Тормышта баланс табылыр.
48. Бер теләгең ел ахырында үтәлер.
49. Бәхет син уйлаганнан да якын.
50. 2026 ел — синең елың!

 

ЧЫГАНАК: «ЯЛКЫН»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев