Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

2027 елдан Татарстанда газетларга язылу бәяләре сизелерлек артырга мөмкин

2027 елдан матбугат басмаларына почта аша язылу бәясе өчтән ике тапкырга диярлек үсәргә мөмкин.

Сәбәбе – социаль әһәмиятле басмалар өчен почта хезмәтләренә гамәлдә булган 25 процентлы ташламаларны гамәлдән чыгару мөмкинлеге. Бу хакта Татарстан Журналистлар берлегендә узган очрашуда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Исмәгыйлева сөйләде.

Типография хезмәтләренә тарифлар артуны һәм газеталар чыгаруны исәпкә алып, кумулятив эффект 66 процентка җитәргә мөмкин. Бу максатчан аудитория – беренче чиратта пенсионерлар һәм халыкның социаль якланмаган катламнары кесәсенә җитди сугачак.

«Бәяләр арту барыбер булачак. Артык булмаска да мөмкин – 65 процент түгел, ә 10, 15 яки 20 процент. Укучыларыбызны бәяләр артудан саклау өчен без барысын да эшләргә тиеш», – диде Исмәгыйлова.

Тармакта инде чаң суга башладылар. Татарстан Журналистлар берлеге Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Максут Шадаевка хат юллады. Моннан тыш, хәзер төбәк массакүләм мәгүлъмат чаралары баш мөхәррирләре социаль әһәмиятле басмалар өчен язылу шартларын яңадан карау таләбе белән коллектив мөрәҗәгать әзерли.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев