2027/2028 уку елыннан 9 нчы сыйныфта тарих буенча телдән имтихан кертеләчәк
ҖӘМГЫЯТЬ

2027/2028 уку елыннан 9 нчы сыйныфта тарих буенча телдән имтихан кертеләчәк

Төп дәүләт имтиханы алдыннан.

Россия мәктәпләрендә 2027/2028 уку елыннан 9 сыйныф укучылары өчен телдән тарих буенча имтихан кертеләчәк, дип хәбәр итте мәгариф министры Сергей Кравцов.

«Төп дәүләт имтиханы алдыннан 9 сыйныфта тарих буенча телдән имтихан кертү турында карар кабул ителде — барлык укучылар өчен бердәм телдән имтихан, ул 2027/2028 уку елыннан кертеләчәк», — диде Кравцов тарихи белем буенча ведомствоара комиссия утырышында.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев