Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

20нче балалар бакчасы нәниләре чик сакчылары белән очрашты

Шәһәрнең 20нче балалар бакчасы нәниләре янына хәрби киемле абыйлар килде. Алар гадәти генә хәрби киемлеләр түгел, хезмәт итеп кайткан чик буе сакчылары.


“Безнең 20нче балалар бакчасында  әлеге чара Чик сакчылары  көнененә карата үткәрелде. Балалар шигырь, җырларда җырланган чын чик сакчыларын күрү бәхетенә ия булды. Чик сакчылары: Наил Гарифуллин, Николай Моргин, Камил Сунюков, Алексей Варламов, Александр Иванов кунак булып килделәр. Очрашуны оештырырга запастагы чик сакчылары һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район оешмасы рәисе Артем Сарбаев булышты”, - дип сөйли 20нче бакчаның тәрбиячесе Лилия Афандиева.

Бәйрәм алдыннан бакчада мәктәпкә әзерлек, зурлар  һәм уртанчылар төркеме арасында чикне саклаучылар көненә багышланган сөйләшү, хикәяләр уку, фильмнар карау  узган.

Бәйрәм җыр, бию һәм шигырь сөйләүдән башлана. Кечкенә генә булсалар да, кыз-малайлар хәрби костюмнар киеп куйгач, хәтта зураеп та киткән кебек булдылар. Аннан балалар килгән кунаклар белән бергә бәйрәмдә үз көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр, күңелле конкурсларда катнаштылар. Тәрбияче апалары: Лилия Афандиева, Ирина Потапова, Лола Малышева кызыклы итеп биремнәр сайлаганнар, ике якны да битараф калдырмаган.

"Балаларның янып торган күзләрен, ярышканда бер-берсенә көч биреп торуларын һәм шул ук вакытта көндәш командадан калышмау теләкләрен күрү бик күңелле булды.  Барлык конкурслар тәмамлангач, бергәләшеп фотога төштек. Очрашу балаларда патриотизм, хәрбиләргә хөрмәт, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә карата бер-береңне хөрмәт итү хисе тәрбияләр, дип ышанабыз. Шундый якты, күркәм очрашулар алга таба да булып торыр, дигән өметтә калабыз”, - ди тәрбияче Лилия ханым.

Соңыннан килгән кунакларга Мәгариф идарәсе һәм бакча администрациясе тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырганнар.

Тулырак: "Заман сулышы" газетында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев