24-26 апрельдә Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе узачак
Унберенче тапкыр узачак.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак.
Чара мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, галимнәрне, мәдәният эшлеклеләрен, журналистларны, шулай ук татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләрен берләштерә. Акциядә катнашу ирекле һәм бушлай. Яшенә, җенесенә, белеменә һәм һөнәренә карамастан, анда һәркем катнаша ала.
Чара ике форматта уздырыла: офлайн - махсус оештырылган мәйданчыкларда (мәктәпләрдә, университетларда, мәдәни үзәкләрдә, китапханәләрдә) һәм онлайн - diktant рәсми сайты аша. Диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.
Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Партнерлар арасында ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары бар.
- Беренче тапкыр акция 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм креатив татар активистлары форумы инициативасы белән үткәрелде. Беренче елларда ул Татарстанда һәм берничә төбәктә генә узган булса, бүген инде акция Россиянең 26 илендә һәм 73 төбәгендә яшәүче татарларны берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев