Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

25 яшьлек лениногорскилыны 270 мең сумга алдаганнар

Соңгы араларда терроризмда, дошман армиясенә булышлык итеп акча җибәрүдә гаепләп, шалтыратулар аеруча ешайган.

Шушы араларда гына лениногорскилы яшь кеше 270 мең сум акчасын угрылар кесәсенә салган.

25 яшьлек Н.ны нәкъ менә шулай, илгә хыянәт итүче булуда гаепләп куркытканнар. Шалтыратучы аңа бик кырыс тавыш белән: “Сезнең банк исәбеннән федераль куркынычсызлык хезмәте тарафыннан, террорчылык оешмасында торучы зат буларак исәпкә алынган кешегә 50 мең сум күчерү омтылышы теркәлгән. Сез автомат рәвештә Ватанга хыянәтче буларак җинаять җаваплылыгына эләгәсез. Ватанга хыянәт өчен 25 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган. Хәзерге катлаулы сәяси вәзгыять һәм махсус хәрби операция алып бару шартларында югары суд мондый гмәлләргә аеруча кырыс”,- дигән.

Мондый сүзләрдән соң яшь кешенең куркып-югалып калуы гаҗәп тә түгел. Ул шалтыратучының барлык таләпләрен үтәгән, аннан мошенник җибәргән куар-код ярдәмендә үзенең 190 мең акчасын мошенникларга күчергән.

Әмма җинаятьчеләр болай гына тынычланмаган, янә шалтыратып “сезнең исемгә 700 мең сум күләмендә кредит бирергә заявка килде. Аларның юлына киртә салу өчен сезгә шул сумманың яртысы күләмендә акча табып, аны “куркынычсыз исәпкә” күчереп куярга кирәк” дигәннәр.

Егет үзендә андый сумма булмавын әйткәч, кредит алырга кушканнар. 

Икенче көнне Н. үзенең онлайн-банкына кергән һәм бернинди кредит рәсмиләштермәгән булсада, 250 мең сумлык кредиты булуын күргән. Шунда гына мошенниклар корбаны булуын аңлап, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Әлеге очрак буенча “Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев