Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

26 февральдә Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү буенча кайнар элемтә узачак

26 февральдә Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итүгә багышланган кайнар телефон элемтәсе узачак.

Аны ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе белән берлектә оештыралар, дип хәбәр итә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты матбугат хезмәте.

Линия эшләгән вакытта халык белгечләргә хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларының хокуклары бозылу, хәрби хезмәткә чакырудагы проблемалар, социаль һәм хокукый ярдәм кирәклеге турында хәбәр итә алачак. Шулай ук түләүләр һәм ташламалар, медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация, шулай ук хәрбиләрнең хокукларын яклауга кагылышлы башка темалар буенча сораулар бирергә мөмкин.

Шалтыратулар (843) 236-00-71 телефоны буенча кабул ителә. Хәбәрләрне +7 965 593-86-64 номеры буенча МАХ мессенджерына җибәрергә мөмкин.

Консультацияләр 10:00 -14:00 сәгатьләрдә уза.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев