Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

29 яшьлек лениногорскилы мошенниклар тозагына эләккән

Кызның телефонына банктан шалтыратканнар.

“Банк хезмәткәре” хәбәр иткәнчә, билгесез кешеләр аның шәхси кабинетына кереп, банк картасына башка абонент номерын тоташтырырга маташалар икән.

 Шалтыратучы, кызның телефонын вируслардан арындыру өчен, аңа яңа кушымта урнаштырырга тәкъдим иткән, аның сүзләре буенча, шулай эшләгәндә, аның телефонына инде бернинди куркыныч та янамаячак, шәхси кабинетына кул сузучылар да булмаячак.

Әмма соңрак ачыкланганча, бу программа кешенең компьютерына яки мобиль җайланмасына, теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында тоташырга мөмкинлек бирүче программа булып чыга.

Кыз “банк хезмәткәрләре” күрсәтмәсе буенча, үзенең онлайн-банкның шәхси кабинетында берничә операция ясаган, 48 мең сум күләмендә акчаны, документта җибәргән телефон номерына күчергән һәм кредит карталары рәсмиләштерү өчен берничә гариза биргән.  

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул мондый караклык фактлары турында күп тапкырлар ишеткән булган, әмма үзе белән шундый хәл килеп чыгарына ышанмаган.

Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү  алып баралар.  Әлеге мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылды.

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев