Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

38 яшьлек лениногорскилыны мошенниклар алдаган

Шушы көннәрдә тагын бер лениногорскилы мошенникларга ышанып, шактый гына күләмдә акча югалткан.

38 яшьлек ир кешене, угрылар, үзләренең бик күптәннән килгән телефон аша алдау схемаларына  ышандыра алган.

Зыян күрүчегә таныш булмаган берәү шалтыратып,үзен хокук саклау органы вәкиле булуын әйткән. Билгесез кешеләрнең аның ышанычнамәсе(довереннасть) буенча  кредит рәсмиләштерергә теләүләрен хәбәр иткән.  

Сүзләренең  дөреслегенә инандыру өчен, ул лениногорскилыны шунда ук  банк хезмәткәре белән тоташтырган. Банк хезмәткәре, үз чиратында, лениногорскилының смартфонына яңа бер кушымта йөкләтергә һәм  аңа, бирелгән код саннарын  кертергә кушкан.

Ир кеше аңа ышанып кушымтаны урнаштырган һәм әңгәмәдәше күрсәткән барлык гамәлләрне үтәгән. Бераздан телефонына, аның банк картасыннан, үзенең катнашыннан башка гына, акчалары  башка исәпкә күчерелүе турында смс –хәбәр килгән.  

Лениногорскилы шунда гына, үзенең мошенниклар ятьмәсенә  эләгүен  аңлаган һәм эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре аңлатуынча, телефоннан билгесез кешеләр әйткән кушымтаны үзенә урнаштырып, җинаятьчеләргә смартфоныннан файдаланырга рөхсәт биргән. Нәтиҗәдә, 90 мең сумга якын акчасын югалткан.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре  каракларның шәхесләрен ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә. Җинаять эше кузгатылды.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев