43 яшьлек лениногорскилы хатын-кыз иренә пычак белән кадаган, аңа карата хөкем карары чыгарылды
Лениногорск суды, зыян күрүченең үлеменә китергән пычак ярасы ясаган хатын-кызны 5 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Суд материалларыннан күренгәнчә, 2022 елның 24 июнендә, икесе дә кызмача хәлдә булган элеккеге ир белән хатын, шәхси мөнәсәбәтләре аркасына тавыш куптарганнар. Көтмәгәндә кызып киткән низаг барышында, хатын пычак алып, элеккеге иренең күкрәк читлегенең арка өлешенә кадаган. Берничә көннән шәһәр хастаханәсендә, ир кешенең алган тән җәрәхәтләреннән гомере өзелгән.
Суд утырышында 43 яшьлек хатын-кыз гаебен тулысы белән таныган. Фаҗига килеп чыккан көнне элеккеге ире аның өенә килгән булган. Алар арасында низаг туган. Гаепләнүченең сүзләре буенча, ул ир –атка, аны тынычландыру һәм мондый хәлдә урамга чыгып китмәсен өчен, өстәлдә яткан пычакны алып кадаган. Әмма ир беренче катта урнашкан фатир тәрәзәсеннән сикереп төшеп, китеп барган. Элеккеге хатыны аның кая киткәнен һәм алга таба нәрсә булганын күрмәгән. Икенче көнне ул полициягә шалтыратып, кылган гамәле турында сөйләп биргән.
Тикшерү органнары хатын-кызга РФ Җинаять Кодексы 105 маддәсенең 1нче өлеше –“кеше үтерү” буенча гаеп белдергән. Суд тикшерүе барышында, гаепләнүченең, элеккеге иренең гомерен өзүгә юнәлдерелгән нияте булуы дәлилләнмәгән. Хатын-кызның мондый нияте булмавын, ир кешенең җәрәхәт алганнан соң дүрт көн үткәч кенә вафат булуы һәм суд тарафыннан ачыкланган башка кайбер фактлар белән дә нигезләнгән. Суд хөкем ителүченең гамәлләрен, “аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә, корал сыйфатында кулланыла торган предметтан файдаланып, саксызлык аркасында аның гомерен өзүгә китергән зыян салу” дип үзгәртте.
Лениногорск суды хатын-кызны РФ Җинаять Кодексы 111 маддәсенең 4 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә 5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде һәм апелляция тәртибендә Татарстан Республикасы Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.
Исламия Галимова тәрҗемәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев