Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

4нче мәктәп директоры Юрий Гаврилов укытучылар, ата-аналар белән уртак тел таба, бала күңелен аңлый

Театр кием элгеченнән башланган кебек, мәктәп директордан башлана. Аны спектакльдәге режиссер белән чагыштырырга булыр иде.

 

Спектакльнең уңышы аның юнәлешенә бәйле. Безнең директорыбыз Юрий Гаврилов та дөрес юнәлеш алып барып, безне тату коллектив итеп туплап тора.

Ул мәктәбебезгә килгән көннән бирле сайлаган кыйбласына, сайлаган һөнәренә  тугры булып хезмәт куя. Юрий Владимирович менә 10 ел дәвамында шәһәрнең 4нче мәктәбен җитәкли. Үз һөнәрен яратып, намуслы башкара, балаларны ихлас ярата, шуңа күрә алар арасында да ихтирамга лаек кеше ул, коллективта, шәһәрдә абруе зур. Лениногорскиның Әтиләр советы рәисе дә ул.

Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, югары оештыру сәләте, укытучылар, ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба, бала күңелен, аның самими дөньясын аңлый белү сәләте - болар барысы да аны бизәүче сыйфатлар. Ул – үз эшенең остасы.

Бүгенге көндә Юрий Владимирович  җитәкләгән кораб, төрле киртәләрне узып, бары тик дөрес агым белән генә алга йөзә, бер үк вакытта берничә өлкәдә, заман сулышын тоеп, тарихны да онытмыйча дөрес юл белән алга атлый. Бу чын талант!

Аның җитәкчелегендә мәктәбебез төрле проектларда, конкурсларда җиңү яулый. Ул укыту-тәрбия процессына яңалыклар кертүдән курыкмый, шуңа мәктәп уңышлы гына яңа педагогик технологияләрне үзләштерә. Шул ук вакытта мәктәпнең иң яхшы традицияләре сакланып калсын дигән таләп тә куя.

Мондый директор белән аралашу күп нәрсәгә өйрәтә. Юрий Владимирович үзенең  педагогик фикер-тәкъдимнәре белән теләп уртаклаша, яшь белгечләргә, остаз буларак, педагогика серләренә төшенергә ярдәм итә.

“Мәктәп ул – тормышның кайнап торган үзәге. Монда энергия, монда зирәклелек, хөрмәт һәм шатлык хисләре. Укытучы мәктәпкә карата нинди мөнәсәбәттә торса, укучылар да аны шулай кабул итә. 4нче мәктәп коллективын хөрмәт итәм. Укытучыларның югары һөнәри осталыгына сокланам. Алар балаларга үзләренең бар күңелен биреп эшли”, - ди Юрий Гаврилов.

Гадел җитәкче булу һәм туплаган дус командага ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми. Без, 4нче  мәктәп коллективы, бу яктан бик бәхетле. Аның тормышы да камил, тормыш иптәше Елена ханым белән тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар.

1 гыйнварда юбилеен билгеләп узучы директорыбыз  турында бик күп язарга да, сөйләргә дә була. Ул җитәкчелек иткән дәвердә берничә буын чыгарылыш укучыларын озатты, яшь педагогларны тәрбияләп, алар аннары тәҗрибәле  укытучылар булды.

 

Галия Хәлимова, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X