Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

55 яшьлек лениногорскилы тәгәрмәчле юл сумкасын урлап китә

Шәһәр суды шушы көннәрдә чит кеше милкен урлауда гаепләнүче лениногорскилының эше буенча хөкем карары чыгарды.

Суд каршына басучы 55 яшьлек ир –атның, мондый кыңгыр гамәлне  беренче тапкыр гына кылуы түгел.

Гаепләнүче Г. моңа кадәр караклык өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Эш материалларыннан күренгәнчә, бу юлы ул, күп фатирлы йортларның берсенең  ишегалдындагы  эскәмиядә, тәгәрмәчле юл сумкасына тап булган.

Вакыт иртәнге сәгать дүрт белән биш арасы булганга, үзен беркем дә күреп тормавына  ышанган.

Сумка хуҗасының игътибары булмаудан файдаланып, аны тиз генә урлап качкан. Сумка эчендә хуҗасының шәхси әйберләре, ноутбук, аңа кирәкле төрле җайланмалар булган.

Карак үзенең гамәле белән сумка хуҗасына, гомумән алганда, 64 мең 800 матди зыян китергән. Хуҗа кеше полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Алар шул ук кичтә Г. ның эзенә төшкәннәр.

Суд каршында сумка карагы үзенең гаебен тулысы белән таныган һәм милекне хуҗасына кайтарып биргән.

Суд Г.ны РФ Җинаять кодексы 158 маддәсенең 2 өлешендәге «в» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты.  Аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм апелляция тәртибендә ТР Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев