7 майда кыска эш көне булмаячак
ҖӘМГЫЯТЬ

7 майда кыска эш көне булмаячак

8, 9, 10, 11 май көннәре бәйрәм.

Чәршәмбе, 7 май, кыска эш көне булмаячак, дип белдерде Дәүләт Думасының хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 8 май бәйрәм түгел, ә ял көне булып санала. Бу ял көне 2024 елда якшәмбегә туры килгән 23 февральдән күчерелде. Шуңа күрә 7 май гадәти эш көне булып кала.

Парламентарий искәрткәнчә, бу көнне барлык хезмәт нормалары да стандарт режимда кулланылачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев