7 октябрьдә никахлашканнарны нәрсә көтә?
Матди хәлегез яхшырып китсен, дисәгез, иртәгә хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнсен. Чигү, бәйләү, тегү — 7 октябрьдә хәерле эшләр.
Бу көнне үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге ныклы булуын теләп, догалар уку да дөрес булыр.
Иртәгә кунак чакырмагыз. Бусагагызны чит кеше атлап кермәсен. Сүзгә килешүләрне урап узарсыз. Ә менә кичтән барлык гаилә әгъзалары белән бергә җыелу дөрес булыр — ел буе татулык хөкем сөрер.
7 октябрьдә мөһим килешүләр төзергә киңәш ителми. Алар уңышлы булмаячак икән. Аеруча җитәкче кешеләр сак булсын.
Ә менә туй көннәрен 7 октябрьгә билгеләгәннәргә бәхет елмаер. Аларның никахы ныклы булыр, бергә озак һәм тату яшәрләр.
7 октябрь сынамышлары:
Кырмыска оялары никадәр зуррак — кыш шулкадәр кырыс булыр.
Яфраклар саргайган, ләкин күпләп коелмыйлар икән, салкыннар әле тиз генә килмәячәк.
7 октябрьдә күк күкрәсә, карсыз, кыска һәм җылы кыш көтегез.
Тиеннең йоны койрыгыннан башына таба коела икән, кыш хәтәр салкын булачак. Киресенчә булса, озын һәм юеш кыш киләчәк икән.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев