Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аҗдаһа елын каршы алганда йолдызнамә буенча нәрсә кияргә?

2024 ел — Аҗдаһа елы. Яңа елны каршы алырга санаулы көннәр генә калып бара. Нинди төстәге киемнәр кияргә соң? Йолдызнамә буенча кемгә нинди төстәге кием кияргә икәнен ачыклыйбыз.

Кучкар ир-атлар, хатын-кызлар Яңа елны ачык төстәге киемнәрдә каршы алыгыз. Аклы-каралы кием белән ялтыравык аксессуарлар, яисә ир-атлар джинсы чалбар белән ачык зәңгәр төстә күлмәк, хатын-кызлар блузка кия ала. Хатын-кызлар, шулай ук, Кытай стилендә ефәк күлмәк сайласа була. Өс киемендә ялтыравык брошка, яисә кулда беләзек тагылган булуы мөһим. 

Үгезбозаулар Яңа елны зәйтүн, яшел, соры, керән төстә кием киеп каршы алыгыз. Хатын-кызлар артык ялтырамый торган күлмәк-футляр сайлагыз. Аны алтын, көмеш аксессуарлар белән тулыландырыгыз. Чәчкә төрле төсле төймәләр белән бизәлгән ободок та тагарга була. Ир-атлар классик стильдән ерак торыгыз. Күңелегезгә нинди кием ошый, шуны киегез. 

Игезәкләр сары, ялтыравык, керән, алсу төстәге кием белән каршы алыгыз Яңа елны. Сары төс бигрәк тә, сезгә энергия бирер һәм уңыш та китерер. Әгәр дә ачык кием кияргә теләмәсәгез, сары яки алтын төсләрдә маникюр ясатыгыз. Ир-атлар сары төстәге күлмәк белән ачык төстә чалбар кия ала. Яисә ачык төстә күлмәк, кара чалбар һәм сары төстә галстук тагарга мөмкин.

Кыслалар Яңа елны ак, көмеш, аксыл зәңгәр төсләрдә кием киеп каршы алырга мөмкин. Хатын-кызлар озын, яисә күлмәк-футляр киеп, аны энҗе бизәкләре булган аксессуар белән тулыландырыгыз. Ир-атлар ачык яшел төстә күлмәк, ак чалбар кия ала. Кулда көмештән йөзек таксагыз да була. 

Арысланнар алтынсу төстәге киемнәрдә өстенлек бирегез. Мондый төс сезгә эмоциональ тотрыклылык, ышаныч, тынычлык табырга ярдәм итәчәк. Хатын-кызлар Яңа елны каршы алганда ачык төстә озын күлмәк киегез. Ир-атлар аксыл, көрән төстә күлмәк һәм ак чалбар киегез. Аны үзенчәлекле ремень, йә галстук белән тулыландырыгыз. 

Кызларга аксыл, куе яшел, зәңгәр, ак төсләрдә кием сайларга киңәш ителә. Хатын-кызларга атлас һәм бәрхеттән киемнәр, озын күлмәк кия ала. Ир-атлар кара чалбар һәм бизәкле күлмәк. Рәсми чыгыш планлаштырыла икән, классик костюм белән галстук урынлы булачак.

Үлчәүләр Яңа елны ачык яшел, аксыл, аксыл зәңгәр төсле киемнәрдә каршы алыгыз. Хатын-кызлар асимметрик итәк, коктейль күлмәкләр киегез. Аны гадәти булмаган аксессуарлар белән тулыландырыгыз. Ир-атлар, шулай ук, якты төсләр сайлагыз. Йомшак свитер белән классик чалбар кияргә мөмкин.

Чаяннар кызгылт сары төскә өстенлек бирегез. Яисә ачык төстә кием сайлап, аны кызыл төстәге аксессуарлар белән тулыландырыгыз. Хатын-кызлар ачык декольте белән озын яисә кыска кара күлмәк кисен. Ир-атлар классик стильдә, аксыл төстә күлмәк һәм пиджак, кара төстә чалбар сайлагыз.

Укчыларга Яңа елны уңайлы киемнәрдә каршы алырга киңәш ителә. Соры, керән, шәмәһә төсләргә игътибар бирегез. Хатын-кызлар шифон блузка белән итәк-плиссе, футляр-күлмәк кия ала. Ир-атлар йомшак свитер, водолазка яки пуловер белән классик төстәге чалбар кияргә мөмкин.

Кәҗәмөгезләр Яңа елны каршы алырга аксыл төстәге киемнәр сайлагыз. Мәсәлән, аксыл зәңгәр, аксыл яшел, аксыл кызыл. Хатын-кызлар кыска үкчәле түфли белән сылашып тормый торган күлмәк киегез. Аксессуарларга килгәндә, кулга браслет, калын муенса һәм үзенчәлекле алкалар таксагыз була. Ир-атлар джинсы чалбар белән классик күлмәк киеп, шулай ук көмештән берәр әйбер тагыгыз.

Сукоярларга бәйрәм кичендә аксыл зәңгәр, ак төстәге киемнәр киегез. Хатын-кызлар атластан тегелгән кием, буш җиңле күлмәк, блузка белән кожадан тегелгән юбка кисә була. Ир-атлар классик күлмәк һәм чалбар белән гадәти булмаган галстук тага ала. 

Балыклар зөбәрҗәт төсендәге киемнәргә игътибар итегез. Хатын-кызларга бәрхеттән күлмәкләр сайларга, аны яшел ташлардан бизәлгән аксессуар киеп тулыландыра ала. Ир-атларның киемендә дә яшел төс булсын. Яшел чалбар, яисә яшел күлмәк киеп Аҗдаһа елын каршы алыгыз. Чөнки быел яшел Аҗдаһа елы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев