Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Адвокат бакча йорты янындагы агачларны кискән өчен штраф турында искәртте

Бакча (дача) участогы территориясендә урнашкан агачларның барысы да бакча хуҗасының милке булып саналмаска мөмкин.

Бу турыда РИА Новости яза.

Дачагыздагы агачларның кайсыберләрен кискән өчен штраф салулары ихтимал. Бу турыда «Прайм» агентлыгына адвокат Елена Кудерко сөйләгән.

Беренче чиратта, бу кагыйдә зур агачларга (слива, алмагач, чия һ.б. кебек бакча культураларыннан кала) кагыла, ди эксперт.

Мәсәлән, каен агачын кискән очракта, бер агач өчен 3 тән 4 мең сумга кадәр штраф салулары мөмкин.

Әгәр сез нинди дә булса агачны кисәргә теләсәгез, администрациядән махсус рөхсәт алырга кирәк. Рөхсәт өчен акча түлисе һәм нәкъ менә кайсы агачны кисәсен билгеләргә кирәк була, ди Кудерко.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев