Җәен безне кыскартылган өч эш атнасы көтә
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәен безне кыскартылган өч эш атнасы көтә

Татарстанда яшәүчеләргә быел җәен өстәмә ял көннәре вәгъдә итәләр. Яллар саны ике бәйрәм – Россия көне һәм Корбан бәйрәме хисабына арта.

Беренче өстәмә ял – 12 июньгә, икенчесе – 28 июньгә планлаштырыла. Республика көне – 30 августта да ял итәбез.

Шул ук вакытта бу бәйрәмнәр алдыннан эш атнасы дүрт көнгә калачак, ә 27 июньдә (сишәмбе) һәм 29 августта (сишәмбе) эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ


Нет комментариев