Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аерылышасыгыз килсә, 5әр мең сум әзерләгез

Аерылышу өчен пошлина күләме ир һәм хатынның һәркайсыннан ничә сум тәшкил итәчәк?

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнаркомитеты РФ Хөкүмәтенең Салым кодексына төзәтмәсен хуплады. Аның нигезендә аерылышу өчен пошлина күләме ир һәм хатынның һәркайсыннан 5 мең сум тәшкил итәчәк. Хәзер аның күләме – 650 сум. 

Шулай ук исем, фамилия һәм әтисенең исемен үзгәртүне теркәү бәясен 1,6 мең сумнан 5 мең сумга кадәр арттырырга киңәш ителә. Ә гражданлык хәле актына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү, шул исәптән таныклык бирү  650 сумнан 700 сумга кадәр күтәреләчәк. Моннан тыш, Гражданлык хәле актын теркәү турындагы таныклыкны кабат бирү пошлинасы – 350 сумнан 500 сумга кадәр, физик затларга вәкаләтле органнар архивларыннан белешмәләр бирү пошлинасы 200 сумнан 350 сумга кадәр арттырылачак.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев