Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аерылышкан өчен штраф түлисе ди. 100 мең!

Дәүләт Думасында аерылышкан өчен штраф түләттерергә яки махсус операциягә озатырга дигән идея белән чыкканнар, дип яза «Комсомольская правда».

Бу инициатива белән түбән палатаның гаиләләрне яклау комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов чыккан.

Комитет утырышында депутатлар яңа язылышкан парларга бер тапкыр 10 мең сум күләмендә акча бирү турындагы закон проектын караган. Әмма ул инициатива хупланмаган. Милонов фикеренчә, аерылышкан очракта штраф түләттерелсә, бу идеяне хупларга да мөмкин булыр иде.Сәясәтче 100 мең сумлык штраф яки СВО зонасында мәҗбүри эшләр кертергә тәкъдим иткән. Милонов белдергәнчә, проблема өйләнешүчеләрнең аз булуында түгел, ә аерылышуларның саны күп булуда.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев