Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Аерылышучыларга дәүләт пошлинасы суммасы үзгәрә

Моннан 20 тапкыр зуррак күләмдәге пошлина булырмы ?

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов никахын өзүчеләргә дәүләт пошлинасын арттырырга – 5 меңнән 100 мең сумга кадәр җиткерергә тәкъдим иткән.

Депутат фикеренчә, мондый чара Россиядә аерылышучылар санын киметү мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта “АиФ” яза. Закон чыгаручы, пошлинаны арттырудан тыш, никахны өзүнең минималь срогын өч айга кадәр озайтуны тәкъдим итә. Шушы вакыт эчендә аерылышырга нияләгән гаилә парының психологка мәҗбүри төстә мөрәҗәгать итәргә тиешлеге күздә тотыла.

“Кызып китеп, ялгышрак адымга барудан коткарып калырга мөмкин бу. Кешеләр өч ай эчендә, тынычлана төшеп, барысын да төптәнрәк уйлау мөмкинлеге алачак”, – дип басым ясап әйткән Милонов журналистлар белән әңгәмәсендә. Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта никахны өзгән өчен дәүләт пошлинасы 5 мең сум тәшкил итә. Моннан 20 тапкыр зуррак күләмдәге пошлина аерылышучылар өчен ниндидер бер “тормоз”га әйләнергә мөмкин.

 

 https://shahrikazan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев