Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Агач-куакларга ашлама кертә башларга кирәк

Хәзер агач-куакларга ашлама кертә башларга кирәк. Бу эшне октябрь уртасына кадәр төгәлләргә кирәк. Көннәр җылы торса октябрь ахырына кадәр мөмкин.

Черемәгез булса
2 еллык агачларга - 0,5 чиләк черемә һәм 1 стакан көл
3-4 еллык агачларга - 1 чиләк черемә 1.5 стакан көл
5-6 еллык агачларга - 2 чиләк черемә 3  стакан көл
7-8 еллык агачларга - 4 чиләк черемә 5 стакан көл
11-12 һәм аннан да карт агачларга 5-6 чиләк черемә 3 литр көл кертергә кирәк.

Әйләнә-тирәсен ярты көрәк тирәнлегендә йомшартып шушыларны салып балчык белән бераз күмеп җибәрегез. Яки көлен сибеп күмеп чыгыгыз да черемәне өстән салыгыз. Черемә тамырларны суыктан да саклаячак. Болар булмаса суперфосфат белән сульфат калий сибегез. Әгәр сезнең анда газон икән, агач әйләнәсенә 15-20 см тирәнлектә  кечкенә чокырлар ясап чыгыгыз да, һәр чокырга тигез өлештә ашламаны салып күмегез.

2 еллык агачларга - 1 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 а.к. сульфат калия
3-4 еллыкларга - 1.5 а.к. суперфосфат 2 а.к. сульфат калия
5-6 еллыкларга -  3 а.к. суперфосфат 3 а.к. сульфат калия
7-8 еллыкларга -  4 а.к суперфосфат 4 а.к. сульфат калия
9-10 еллыкларга - 5 а.к суперфосфат 5 а.к сульфат калия
11-12  һәм аннан да картларына - 7 а.к суперфосфат һәм 10 а.к сульфат калия кирәк.

 

https://yashel-uzan.ru/news/kirklekishlr/agac-kuaklarga-aslama-kerta-baslarga-kirak

Эльмира Исхакова, Йорт. Бакча. Рецептлар

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев