Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәй аен исән-имин, зыян-зарар күрмичә үткәрү өчен беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә - Лениногорск баш табибы киңәшләре

Җәй аен исән-имин, зыян-зарар күрмичә үткәрү өчен беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә, травма алган очракта алга таба нинди дөрес гамәлләр кылырга ?

Менә шушы сорауларга Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев ачыклык кертә.

Җәй – активлык чоры. Баш табиб хәбәр иткәнчә, җәй айларында иң киң таралган җәрәхәтләр – кул һәм аяк сынулары, каймыгу, сеңерләрне тарттыру.

“Еш кына велосипедлардан, самокатлардан, бигрәк тә электросамокатлардан егылып төшкәннән соң мөрәҗәгать итәләр. Балалар арасында – балалар мәйданчыкларында имгәнүләр һәм киселүләр була. Шулай ук җәй көне дачада эшләгәндә яки табигатьтә ял иткәндә көнкүреш җәрәхәтләре саны арта”, - ди баш табиб.

Ял вакытында, көндәлектә җәрәхәтләнүләрне булдырмас өчен нинди киңәшләр бирә аласыз, дигән сорауга, баш табиб киңәшләрен җиткерде.

Беренчедән, индивидуаль саклану чаралары:  шлемнар, тезгә кия торганнар (тезлекләр), терсәккә кия торганнарны кирәкми дияргә түгел. Болардан бигрәк тә балалар файдаланырга тиеш.

Икенчедән, сулыкларда сак булырга кирәк: таныш булмаган урыннарда суга сикермәскә, балаларны күзәтүдә тотарга, көймәдә буласыз икән, коткару жилетларын кулланырга.

Дачада яки бакчада уңайлы аяк киеме кияргә, биеклектә эшләгәндә саклык чараларын алдан кайгыртырга, шулай ук төрле эш кораллары – инструментлар белән дә бик сак эш итәргә кирәк.  “Әлбәттә, физик активлык алдыннан аяк-кулларны яздырып алыгыз, ул тартылуларны (растяжение) булдырмаска ярдәм итә”, - ди баш табиб Равил Шагиев.

Әгәр җәрәхәт (травма) алдыгыз икән, ул чакта нишләргә?

Сынган яки каймыккан дип шикләнәсез икән, кичекмәстән медицина ярдәме сорап медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Үзегез белгән ысуллар белән яки олы буын менә шулай иткән дип, мөстәкыйль рәвештә “төзәтергә” тырышырга кирәкми, бу җәрәхәтне катлауландырырга мөмкин. Имгәнүләр һәм тартылулар вакытында зыян килгән урынга салкын кую бераз ярдәм итәр, ләкин бу табибка баруны кичектерергә тиеш түгел”. 

Баш табиб әйтүенчә,  күпләр эсселекне һәм организмның җылыну куркынычын бәяләп бетерми. Еш кына бу егылуларга, һуштан язуларга китерә, димәк – җәрәхәтләргә. Шуңа күрә эссе көннәрдә урамга чыкмаска тырышыгыз, күбрәк су эчегез һәм баш киемнәрегезне киеп йөрегез.

 

фото: ЦРБ матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев