Кирәкле киңәш
Аяк киеменең табанын шетка белән яхшы итеп юып, тулысынча киптергәч, наждак кәгазе белән табанны яхшы итеп тазартырга. Аннары эшкәртелгән урынга спирт сөртергә. Һәм дә табан астына 8-15 урынга силикон герметик тамызырга яисә буй сызыклар ясарга кирәк. Хәзер аяк киеменең кибүен (24 сәгать) көтәсе генә калды.
Силикон йомшак һәм эләктерүчән материал. Бозда һәм карлы урында ул мини-присоска кебек эшли. Шулай иткәндә, егылудан куркып, аякларны арытып, киеренкелектә йөрергә туры килмәячәк.
Әлеге «протектор» 2-дән алып 4 атнага кадәр чыдый. Әгәр бу ысул ошамаса, силиконны аяк киеме табаныннан җиңел генә итеп (уайт-спирт ярдәмендә) куптарып алырга мөмкин.
фото: Шедеврум
Нет комментариев