Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәйге каникул: күңелле һәм файдалы үтсен - Лениногорск районында балалар ялы

Мәктәп укучыларының көтеп алынган җәйге каникулы башланды.

Әлеге өч айлык ялны күңелле дә, файдалы итеп тә уздырасы килә. Лениногорск районында балалар ялы буенча вәзгыять ничек? Бу хакта Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белгече Светлана Илюхина сөйләде.

“2025 елгы сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында Лениногорск районы территориясендә балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру буенча комплекслы эш алып барыла. Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия эше үткәрелде, бурычлар билгеле. Җәйге чорда Лениногорск районында 22 учреждение ял итүнең төрле формаларын оештырачак”, - ди Лениногорск яшьләр эшләре идарәсе начальнигы урынбасары Светлана Илюхина.

Әлеге 22 учреждениегә керә: 2 стационар, шәһәр чите лагерьлары: “Дружба” һәм “Олимпия”. 2 коммерцияле лагерь: болар – “Татнефть-Забота”ның “Ландыш2 һәм “Юбилейный” лагерьлары. 1 – Лениногорск Балалар йорты лагере “Родничок”. 17 – мәктәп яны лагерьлары да балаларны кабул итте. Светлана Илюхина әйтүенчә, мәктәп яны лагерьлары 6 юнәлеш буенча эшлиячәк: хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, лингвистика, рәсем-эстетика, физкультура-спорт.

Сәламәтләндерү-ял учреждениеләрендә: “Дружба” һәм “Олимпия”дә 600ләп бала ял итәчәк, алар арасында 10 бала – махсус хәрби операция катнашучылары гаиләсеннән. “Родничок”та 40 бала, коммерцияле лагерьларда “Ландыш” һәм “Юбилейный”да – 1580 бала ял итәчәк.

“Дружба” лагере балаларны 2 июньнән кабул итте. Ә аңарчы махсус комиссия балалар лагерен тикшереп чыкты. Комиссия составында администрация, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, сәламәтлек саклау вәкилләре кергән иде. Комиссия беренче чиратта куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибарны юнәлетте, болар: территориянең тотып алынган булуы, яктылыкның төзеклеге һәм видеокүзәтү.

 “Дружба” лагере – районыбызның матур почмагында урнашкан. Светлана Илюхина әйтүенчә, җәй дәвамында лагерь 260 баланы кабул итәчәк. 

«Олимпия», «Юбилейный», «Ландыш» шулай ук июньнең береенче көнендә ишекләрен ачты, ә “Родничок” – 5 июньнән. 
2025 елның җәйге чорында лагерьларның эш планына су объектларында бәхетсезлек очракларын профилактикалауга юнәлдерелгән тематик чаралар һәм очрашулар, лагерьда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату буенча инструктажлар кертелгән.

“Җәйге ял кампаниясе чорында тәрбия эше максатларында “Бердәм гамәлләр көне” кертелде: балаларны яклау көне, Рус теле көне, Россия көне, Хәтер һәм кайгы көне, Яшьләр көне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, Хәрби-Диңгез Флоты көне, Халыкара яшьләр көне, физкультурачылар көне, Дәүләт флагы көне, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар да бар, шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау эшләре дә планлаштырылган”, - ди Светлана Илюхина.

Лагерьларда эшләү өчен педагогик состав Лениногорск музыка-рәсем педагогика колледжы студентларыннан, студент отрядлары вожатыйларыннан, тренерлар составыннан, тәрбиячеләрдән төзелгән.

Лениногорск Яшьләр эшләре, яшьләр спорт һәм туризм идарәсе быел 2 июненнән 25 августка кадәр 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру белән мәшгуль булу өчен М.Горький исемендәге территориядә уен программасы оештыра. Ата-аналар көндез  эштә булуны күз уңында тотып, эш көннәрендә эшли. 2024 ел тәҗрибәсе буенча, әлеге лагерьга Лениногорск шәһәре балалары һәм җәйге каникулларга башка районнардан кайткан балалар  да киләләр. 

Быел Лениногорскида янәдән “Безнең ишегалды уеннары” проекты үз эшен дәвам итәчәк. Татарстанның тагын 7 районында бу проект – гамәлдә. Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чистай районында.  7–13 яшьлек балалар өчен ишегалды лагере кебек була. Лениногорскида Кошевой һәм Садриев урамнары ишегалдында 2 сәгать дәвамында спорт һәм иҗади чаралар, әйдаманнар күзәтүе астында классик ишегалды уеннары көтә. 
Проект «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте тарафыннан тормышка ашырыла.


Лениногорскида 2025 нче елның җәй ае дәвамында лагерьларда 3694 бала һәм яшүсмер ял итәчәк

 

Розалия Мостафина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев