Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда укытучылар мошенниклар тозагына эләккән, шул исәптән Лениногорскида да

Татарстанда дүрт педагог — ике балалар бакчасы тәрбиячесе, мәктәптә укытучы һәм университет укытучысы мошенникларның ятьмәсенә эләккән.

Гомумән алганда, хатын-кызлар аферистларга 4 млн сумнан артык акча күчергән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы. Мәсәлән, Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче 52 яшьлек хатын-кыз мошенникларның кредит рәсмиләштерүеннән куркып, банкоматлар аша "полицейскийларга" 1,3 млн сум акча күчергән.  

Шулай ук Казанда 68 яшьлек университет укытучысы «банк хезмәткәрләренә» ышана һәм алар әйткән исәп-хисап счетына акча күчерә.

Лениногорскидан 52 яшьлек тәрбиячегә финанс платформаларының берсендә акча эшләргә тәкъдим итәләр. Хатын-кыз ике таныш булмаган абонент номерына 700 мең сум акча күчергән.

Чистайда балалар бакчасында эшләүче 56 яшьлек тәрбияче дә кырыгалдарлар ятьмәсенә эләгә. Ул якындагы банкоматка йөгерә һәм аферистлар күрсәткән счетка 1,3 млн сумнан артык акча күчерә.

Чыганак: "Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев