Аю бер хатынга һөҗүм иткән
ҖӘМГЫЯТЬ

Аю бер хатынга һөҗүм иткән

«Аны куркытканнар, ләкин ерткыч хатынны яралаган, зыян күрүченең аркасы тырналган һәм кулы сынган», дип хәбәр итә шаһитлар, дип яза «Кызыл таң» сайты.

Бу хәл Башкортстан якларында Ишембай районының Петровское авылында булган. Зыян күрүче хатын-кыз исән калган. 

Исегезгә төшерәбез, сентябрь аенда Ишембай районында аю һөҗүме теркәлгән иде. Ул вакытта Макар авылы янында аю сыерны ботарлаган иде. Хуҗасы аны иртән авыл көтүе белән бергә көтүлеккә куган булган.

"Кызыл таң"

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/


Нет комментариев