Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды (+фото һәм видео)

Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә .

«Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганыч, бинаның җимерелүе аркасында зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә», - диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә.

«Хәзер тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә булдырырга тырышкан паникага бирелмәү бик мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме аркасында алты кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Җитди җимерүләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган, дип билгеләп үтә хакимиятләр.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-pilotsyz-ocu-apparatlary-houme-arkasynda-alty-kese-zyyan-kurgan-5885647

"Т.И."

Дроннарның килеп төшүен видеога да төшереп алучылар бар. Видеоларны Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналында карый аласыз. 

Фотолар "Интертат" Телеграм-каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев