Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Алабуга»га бөтен илдән студентлар киләчәк

2022 елның җәендә «Алабуга» махсус икътисади зонасында студентларның хезмәт проекты тормышка ашырылачак.

 

Төзелештә Россиянең алты төбәгеннән: Татарстаннан, Мәскәү, Пенза, Тамбов һәм Ростов өлкәләреннән, Мордовия Республикасыннан ике йөзгә якын студент эшләячәк.

Алабуга районында яшьләр «Синергия» Индустриаль-технологик паркын төзүдә электромонтер, монтажчы сыйфатында һәм бизәү эшләрен башкаруда катнашачак. Студентлар өчен проект беренче хезмәт тәҗрибәсен һәм лаеклы хезмәт хакын алу гына түгел, ә бәлки җәйне фикердәшләр компаниясендә үткәрү һәм җитештерү практикасын реаль хезмәт эшчәнлеге белән бергә алып бару өчен менә дигән мөмкинлек булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев