Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аллаһ тома ялгыз калулардан сакласын....

Бераз балларны урнаштырып, сатып кайтырбыз дип, ирем белән Чистайга киттек. Эссегә чыдарлык түгел. Язмам бу турыда, дигән идем. Язам әле. Җиңелрәк булыр күңелемә...

Сатып бетереп, сәгать өчләр тирәсендә районның авыл хуҗалыгы идарәсе каршына килеп туктадык: иремнең гел анда йомышы бар, бөтен документлары шулар аша уза бит. Ул идарәгә кереп китте, мин машина ишеген ачып җилләнеп утырам. 

Чиркәүдән бер чандыр гына, төз гәүдәле 75 яшьләр тирәсендәге әби чыкты. Түбәнгә иелгән башында безнең зүрәниләр 70нче елларда бәйли торган гади ак яулык, өстендә озын җиңле кызылсары бизәкле ситса күлмәк. Хәлсез икәне күренеп тора. Әкертен генә якынлаша миңа таба. Күзләренә күзем төште. Эх, төшмәсә, яхшырак булган икән! Үзләре тирән, бернинди очкынсыз, шултиклем моңсу күзләр! Әллә нишләп киттем. Узып китте әбием. Барып кочаклап алып: «Что с Вами произошло, почему глаза такие грустные?!» — дип сорыйсым, юатасым килде. 

Исемә килеп төште, бер литрлы банка белән балым бар бит! Тизрәк, автобус килгәнче, багажниктан алып, әбигә бирим, күзләре бераз нурланмасмы?! Сикереп төштем, дөбер-шатыр ачарга тырышам — юк, ачылмый. Арткы ишектән кереп, багажникка чумып алдым да «Мир» тукталышына йөгердем. Әбигә: «Это Вам. Мёд», — дим. Аптырарга да өлгермәде ул, пакетына салдым. «Сколько я Вам должна?» — дип сорады, кибеп ябышкан иреннәрен чак кына кыймылдатып, пышылдау катыш. «Нисколько. У Вас глаза очень грустные, просто улыбнитесь, пожалуйста», — диюем булды... Әбинең күзләреннән ике бите буйлап яшь ага башлады. Минем инде, әйтергә дә юк, буам ерылды... «Здоровья Вам, не грустите, — дим. — Пожелайте и мне здоровья!» «Доченька, дай Бог тебе здоровья», — дип теләп калды, мин машинага йөгердем. 

Юк, сорашмадым аның хәлен, эченә кермәдем... Юл буе да, кайтып, чәемне эчкәндә дә, бакчада су сипкәндә дә әбинең моңсу күзләре онытылмады. Тиз-тиз мунча юындым да язарга булдым. Изгелек эшләвемне күрсәтү түгел, бер банка бал биргән саен яза башласаң... Ялгыз әби, япа ялгыздыр ул, мөгаен. Бала-оныклары булган кешенең, хет атнасына бер шалтыратып, аена бер килеп хәлен белсәләр дә якыннары, күзләрендә мондый тирән моңсулык, өметсез бушлык булмас иде...

P. S. Арагызда, бәлки, тапкансың чиркәү карчыгына бирергә, беткәнме дога кылырлык мәчет карчыклары, диючеләр дә табылыр... Мин алай уйламыйм. Җаем булганда, татар-марҗа-чегәненә карамыйм. Аллаһ тома ялгыз калулардан сакласын, күзләребездә нур, өмет уты сүнмәсен, хәерле, бәхетле, матур, бәрәкәтле, озын гомерләр бирсен Аллаһ.

Ирина Хәмидуллина
Чистай 

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев