“Алмакай” ат утарыннан татар токымлы атлар ярышта катнашкан (фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

“Алмакай” ат утарыннан татар токымлы атлар ярышта катнашкан (фотолар)

13 август көнне Кичүчаттагы «Рангоут» пункты ипподромында ат-спорт ярышлары үткән.

Татар токымлы атлар биредә беренче тапкыр «Ризаэддин Фәхреддин истәлеге» призын алу өчен катнашкан.

Нәтиҗәдә, I урын Ак Мурза кушаматлы атның алып баручысына - Регина Зариповага, III урын  Усман кушаматлы атның алып баручысы - Шамил Гыйниятуллинга бирелә.

Ярышларда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз.

https://vk.com/koni_almakai мәгълүмат һәм фото алынды.


Нет комментариев