Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Әлмәт каскадеры” Лениногорск полиция бүлегенең изоляторында тоткынлыкта булачак

Шушы көннәрдә исерек хәлдә руль артына утырган тагын бер яшь кешенең эше судта каралды.

Тойота Хайландер автомобиле белән идарә итүче 19 яшьлек әлмәтле үзен очар коштай хис иткән, күрәсең.

Ул Лениногорскиның Чайковский урамыннан  шундый көчле тизлектә килгән: үзенең юлдан каршы якка очып чыгып, юл кырыенда торган бер оешманың биләмәләренә ничек барып кергәнен дә сизми калган. Аның “очыш траекториясен” каршы яктагы предприятиеләрнең берсенә куелган видеокамера төшереп калган.

Әлмәт кешесе үзе зыян күрмәгән, ә менә чит ил машинасын төзәтеп, янә йөри алырлык хәлгә китерү мөмкин түгел. Өстәвенә машина “Әлмәт каскадерының” үзенеке дә булмаган.  Машинаның ачкычын ул әнисеннән урлап алган. Әни кеше, әлбәттә, газиз баласыннан машина кызганмаган булыр иде, әгәр дә егетнең машина йөртү  таныклыгы булса. Кызганыч, әле ул укып-таныклык алырга өлгермәгән булган. 

 Суд хокук бозучыны гаепле дип тапты,  егет 10 тәүлек Лениногорск полиция бүлегенең  вакытлыча тоту изоляторында административ тоткынлыкта булачак.

Исламия Галимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев