Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәт районында котыру чире табылган

Әлмәт муниципаль районының Кичүчат авыл җирлегендә терлекләр котыру чире буенча карантин кертелгән.

 Авыру чыганагы «Кичүчат» ҖЧҖендә табылган, анда мөгезле эре терлекләр асрала. Карантин кертү турындагы карарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйган.

«Эпизоотик нокта һәм имин булмаган пункт территорияләрендә хайваннарның котыру авырулы булуына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) билгеләргә», – диелә документта.

Кичүчат авыл җирлегендәге ферма территориясе һәм эпизоотик нокта чикләреннән 2 км радиустагы зона чикләүләргә эләкте.

Эпизоотик ноктада, яисә фермада, авыру хайваннарны дәвалау, терлекләрне кертү һәм чыгару, үлгән хайваннарның тиреләрен алу, шулай ук бу территориягә чит кешеләргә керү тыела.

2 км радиустагы территориядә ярминкәләр, күргәзмәләр һәм авыруга бирешүчән хайваннарны күчерү һәм туплау белән бәйле башка чаралар үткәрү тыела. Моннан тыш, терлекләрне чыгарырга һәм кыргый хайваннарны тотарга ярамый.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев