Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәткә дошман БПЛАсы һөҗүм итте

Бүген иртәнге сигезләрдә Әлмәттә дошман БПЛАлары массакүләм һөҗүм ясады.

Нәтиҗәдә янгын чыккан. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Урынга оператив килеп җиткән янгын сүндерү бүлекчәләре янгынны бетергән. Халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый", - дип хәбәр иткәннәр Әлмәт администрациясеннән.

Элегрәк район администрациясендә нефть технологик системасы объекты территориясендә җимерекләр төшү нәтиҗәсендә җимерелгән БПЛА януы турында сөйләделәр. 

«Татар-информ»  хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов регионда пилотсыз очкычлар инфраструктура объектларына һөҗүм итү куркынычы югары булу сәбәпле, һава киңлекләрен күзәтү чараларын көчәйтергә кушкан.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев