Әлмәттә йорт подъездында юрганга төрелгән сабый табылган
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәттә йорт подъездында юрганга төрелгән сабый табылган

Коточкыч хәл.

Әлмәттә Ленин урамындагы күп фатирлы йорт подъездында юрганга төрелгән сабый табылган. Йортта яшәүчеләр полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, урынга тикшерү-оператив төркем килгән. Хәзер полиция хезмәткәрләре сабыйның ата-анасын эзли.

Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына караганда, баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый, ул шәһәр балалар хастаханәсендә. Процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышы ведомство контролендә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев