«Алтын көзләр туган ягымда»: Үзәк китапханәдә шигърият кичәсе
ҖӘМГЫЯТЬ

«Алтын көзләр туган ягымда»: Үзәк китапханәдә шигърият кичәсе

Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Алтын көзләр туган ягымда» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Әлеге чара шәһәребезнең Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе шагыйрь-шагыйрәләре, музыкант -җырчылары иҗатына багышланды. Кичәгә “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары,  киатапханәчеләр, укытучылар, укучылар, әдәбият сөючеләр җыелды.

Әдәби чараны Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова ачып җибәрде. Ул үз чыгышында берләшмә эшчәнлегенә югары бәя бирде, аларга иҗатларында уңышлар теләде.

Әдәби-мәдәни чараның төп темасы елның иң матур, иҗатка рухландыра торган фасылларының берсе – алтын көзгә багышланды. Күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, җырлар, үтемле чыгышлар кәефләрне күтәрде. Аерым алганда Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуров, шагыйрә, җырчы, композитор, Ш.Бикчурин исемендәге  премия лауреаты Гөләндәм Кәбирова, музыкант, композитор Фәйзи Хөснуллин, 11нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы, режиссер Зөмәрә Шәрәпова, шагыйрәләр Илсөяр Салахова, Фәридә Әхмәтшина, Гүзәл Талипова, Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Саҗидә Мансурова, Рушания Кудашова, Әлфия Сенжапова,  Әлфия Сөләйманова чараның бизәген тәшкил иттеләр.

Лениногорскиның 11нче гимназиясендәге “Чишмәкәй” иҗат түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән  сөендерделәр.Түгәрәкнең җитәкчесе – Сәмигуллина Венера Минсәгыйт кызы .

  • Кичә барышында Гөләндәм Кәбирова, Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, Фәридә Әхмәтшина җитәкчелегендә 11нче гимназиядә эшләп килүче “Карлыгач” вокал ансамбле башкаруында туган ягыбыз авторларының җырлары яңгырады. “Төбәгебез язучыларын беләсезме?” дип исемләнгән әдәби уен да тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Әдәби-музыкаль кичә Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат оешмасы белән берлектә әзерләнде. Кичәне китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәре Гүзәл Падюкова һәм китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова алып бардылар.

      


Нет комментариев