Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана капиталын кулланмаган Лениногорск гаиләләренең сертификаты индексацияләнәчәк

Бу хакта Лениногорск Социаль фонды хәбәр итә.

Социаль фонд әлегә кадәр сертификаттан файдаланмаган барлык гаиләләргә 1 февральдән ана капиталы суммасын арттырачак. 7,5% күләмендә индексацияне шулай ук сертификат акчаларның бер өлешен кулланмаган ата-аналар да алачак. Файдаланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак.  

Сертификат акчасын тулысынча саклаган гаиләләрне  максималь үсеш  көтә. Алар өчен сумма  44 мең сумга артачак.   Ана капиталы икенче балага арттырылган күләмдә рәсмиләштерелгән һәм шул ук вакытта бернинди чыгымнар да булмаган очракта, арту  58 мең сум тәшкил итәчәк.

 Ана капиталының бер өлешен саклап калган ата-аналар шулай ук ике айдан соң индексациягә исәп тотарга хокуклы. Әгәр  өлешчә файдаланганнан соң гаиләнең, мәсәлән, 375 мең сум акчасы калган булса,  бу сумма февральдә 7,5% ка артачак. Нәтиҗәдә гаилә 403 мең сум күләмендә акча белән эш итә алачак. 

       

  • 1 февральдән беренче балага ана капиталы күләме 631 мең сумга кадәр үсәчәк. Икенче балага ана капиталы 833,8 мең сумга кадәр артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев