Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әнием каенатам белән яши

Безнең гаилә «Санта-Барбара» фильмын хәтерләтә. Нишлисең бит, язмыштан узмыш юк. Димәк, шулай язылган... Әни мине 19 яшендә тапкан. Әтием үлгәндә, миңа 4 яшь булган. Әтине бик начар хәтерлим. Әнинең башка ир-ат белән йөргәнен бөтенләй белмим, ул һәрвакыт мин дип яшәде.

Без бер бүлмәле фатирда яшәдек. Тагын бер фатирыбыз бар иде. Әби аны минем исемгә яздырды. Әби үлгәч, без ул фатирны арендага бирдек. Кияүгә чыккач, әбинең фатирына ремонт ясап ирем белән шунда яшәргә карар кылдык. Ремонт эшендә ирем, әнием һәм каенатам булышты. Каенанам бер генә килеп карады да башка күренмәде. Ул, гомумән, үзенчәлекле ханым. Үзен генә ярата торган, үз көен көйләп йөрүче, матурлык салоннарыннан кайтып кермәүче кеше ул. Өйләрендә гел каената ашарга пешерә. Ничек бала табып үстерә алган ул? Әле дә ярый ирем мөстәкыйль, уңган булган, белмәгән эше юк. 

Ике елдан соң, әти-әниләр безгә шаккаткыч хәбәр җиткерде. Каенатам аерылышырга гариза биреп, минем әни янына күченгән. Башта ышанмадык. Әни янына барсак, чынлап та, каенатам белән бергә булып чыктылар. Баксаң, алар инде ярты еллап якын мөнәсәбәтләрдә булган. Моны кабул итү миңа да, иремә дә авыр булды.
Каенананың хәлен белергә барган идек, ник барганыма үкендем. Миңа әйтмәгәне калмады. Янәсе, барысына да мин гаепле. Мине дә, әниемне дә сихерчеләр дип атады. Ирем аны көчкә тынычландырды. «Иреңне югалттың. Акылыңа килмәсәң, улыңны да югалтачаксың», — диде. Бераз тынычланды кебек, ләкин барыбер куркыта. Тизрәк үз бәхетен тапсын да, тынычлансын иде инде.

Аиша Л.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев