Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Әниемнең җылы кочагы» - Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары бүләк ясады

Салкын кышларга кереп барганда, иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне билгеләп үтелә.

 

Түбән Чыршылы мәктәбендә бу чараны билгеләп киттеләр. Атна буена барган әзерлеккә йомгак ясалды, укучыларның чын күңелдән ясаган рәсемнәре, эшләнмәләре күргәзмәдә урын алды.


"Әниемнең җылы кочагы" дип аталган бәйрәмдә һәр сыйныф сәхнә күренешләре, нәфис сүз, җыр бүләк итте. Укучылар күренешләр аша гаиләдәге кызыклы хәлләрне, балалар белән булган мөнәсәбәтләрне оста итеп уйнап күрсәттеләр.

Әлбәттә, йөрәк түреннән чыккан матур сүзләр, моңлы җырлар, иҗат иткән иншалар газиз әниләребезгә багышланды. Соңыннан укучылар уз куллары белән ясаган эшләнмәләрен бүләк иттеләр.

Күкләребез аяз, дөньялар тыныч, әниләребез бәхетле булсын иде.

 

Мәгълүмат мәктәпнең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды: https://vk.com/feed?w=wall-211781817_72

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев