Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әниләр көненә якташ шагыйрьләребездән шигъри бәйләмнәр

Бала күңелләре далада түгел, анада.


Бала күңелләре анада

Әни күңеле, әйе балаларда,
Баланыкы, имеш, далада.
Беләсезме, юк, далада түгел,
Бала күңелләре анада!

Килешәмен, халык белми әйтми,
Безне уйлап яши аналар.
Читтә гомер сөргәннәрдән сора
Әни диеп яши балалар!

Әни тапкан, әни баккан безне,
Истә тора сиртмә бишекләр.
Әти барда, әни исән чакта
Көне-төне ачык ишекләр!

“Саубул, балам, имин йөре! ”-ди ул,
Хәтерләрдә әйткән сүзләре.
Тәрәзәдән олы юлны күзли
Кайтыр диеп әнкәй күзләре.

Кай тарафта гомер сөрсәләр дә,
Каладамы, әллә далада.
Бала күңеле юк, далада түгел,
Бала күңелләре анада!..

Таһир Шәмсуаров

 

Йолдызлар да сүнми балкысын
 

Алтын көзнең соңгы көннәрендә,
Әнкәйләрнең олы бәйрәме.
Безгэ гомер биргән әниләргә,
Барысына да чәчәк бәйләме.

Аларның бит нечкә күңелләре,
Яңа яуган ак кар шикелле.
Ниләр генә алар кичерсә дә,
Елмаялар, һәрчак сөйкемле.

Назга күмгән нәни йөрәгенә,
Сыйган анда күпме изгелек.
Мәхәббәтен барлык баласына,
Ходай биргән аңа мәңгелек.

Газиз әнкәм, иң кадерлем минем,
Син бит безнең күңел түрендә.
Кулымдагы сурәтеңә карап,
Мин эндәшәм сиңа бүген дә.

Сагынадыр кебек син утырткан,
Тәрәз төбендәге гөлләрең.
Бик юксынам хәзер, газиз әнкәй,
Синсез үтә  һәрбер көннәрем.

Котларга да сине килә алмыйм,
Китеп бардың безнең арадан.
Күз алдымда әле бүгенгедәй,
Озын толымнарың тараган.

Кадерлеләребез исән чакта,
Әйтик көн дә җылы сүзләрне.
Бары шатлык, куанычтан гына,
Чылансыннар иде күзләре.

Бүләк итәр идек аналарга,
Биргән гомерләрнең яртысын.
Сезнең өчен кояш нурын сибеп,
Йолдызлар да сүнми балкысын.

Илсөяр Салахова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев