«Җанымны көйдереп сорамасагыз да була иде инде, тагын чәчби» - якташыбыздан җылы хатирә
Истәлекләрне барлаганда.
Районыбызның матур табигатьле Яңа Иштирәк авылында, 1962 елның 14 июль көнне, чәчәкле җәйнең нәкъ уртасында Вәлиуллин Ильгизәр белән Тәслимәнең икенче сабые булып дөньяга туганмын.
Яшь тә сигез айлык апам булган мин туганда. Элек бит күбесенчә авылда, өйдә бәбәйләгәннәр. Әтием беренче баланы да малай булыр диеп көткән, исемен Илсөяр була диеп (дус малае шундый исемле булган) өметләнеп торган, ләкин кыз туган. Апама Илсөяр куша алмаганнар, чөнки күзендә миңе булган, шуңа күрә Минзәлия диеп исем кушканнар. Әнием икенчегә корсакка узгач та әтием малай көткән.
Тик мин җитлегеп тә бетмичә җиде айдан туганмын, авырлыгым 1килограм 700 грамм булган. Әтиемнең әнисе, әбием дә бик нык малай көткән, кыз бала туганны белгәч, бик нык күңеле кайткан. Күршеләргә кергәч, аңардан "кем туды?"диеп сораганнар. Әбинең ачуы йөзенә чыккан булган,"Җанымны көйдереп сорамасагыз да була иде инде, тагын чәчби", дигән.
Мин бик хәлсез, бәләкәй булганмын. Безнең әти ягы – зур гәүдәле, таза нәсел, ә әниләр ягын вак халык, дисәм дә була. Мине гел: "теге якка охшаган, бетәшкә" – дигәннәр әтинең туганнары. Әле тугач та бронхит белән чирләгәнмен, әни минем белән җәй буе хастаханәдә яткан. Хастаханәдән кайткан көнне әтинең ике туган абзыйсы килгән.
Мине бишектә күргән дә әнигә әйтә икән. "Урак өстендә күпме гомереңне бальниста үткәрдең, әллә шушыны кеше булыр дип беләсеңме", дигән. Ә исемне әти миңа тәки Илсөяр дип куштырган. "Әллә улым була, әллә юк, мин кызыма дустымның исемен кушам", – дигән. Мине төскә-биткә дә, холкым белән дә әниемә охшаган, диләр иде. "Бәләкәй Тәслимә" диеп йөртәләр иде, ә апам әтиләр ягына тартым.
Менә шулай итеп мин әниемнең йөрәк җимеше булдым. Бәләкәй булып тусам да, барысын да хәтта узып та киттем, дисәм дә ялгыш булмас. Без – биш туган, миннән соң энебез һәм ике сеңлебез бар. Әлеге җылы хатирәм мәрхүм әти-әни рухына дога булып барсын.
Илсөяр Салахова.
Фотосурәттә И. Салахованың әнисе, апасы һәм үзе. Фото гаилә архивыннан.
Редакциядән әлеге хат авторы турында берничә сүз.
Илсөяр Салахова – Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсе әгъзасы. Бик матур шигырьләр иҗат итә. Бүгенге көндә ире белән Зеленая Роща авылында яшиләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныкның кадерле әби-бабасы булып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев