Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аптыраш: тычканнардан ничек котылырга (+лайфхак)

Тычканга — үлем, мәчегә — көлке

 

 Әгәр дә ки­мерүчеләрдән тиешле саклану чараларын күр­мә­сәң, чакырылмаган кунаклар бе­лән йортыгызны бүлешергә әзерләнегез! Нә­селлә­ре белән килеп ур­­нашып үрчия­чәкләр! Бер песи генә аларны тотып бетерә алмаячак. Монда тычканнар тәне-җаны белән түзә алмый торган чара кирәк. Исем­лекне кул астында булган, арзанлы әйберләрдән карыйк.

Кимерүчеләрне ничек куаларга?

Янган резина ки­сәк­­лә­ре. Аның озак сакланучы зәһәр исенә кимерүчеләр түзә алмыйлар, янган резина исен сизүгә ул тирәдән качу ягын карыйлар. Аны әзерләве дә авыр түгел: иске чиләккә резина ки­сәкләрен салып ут төртәсең. Тик резинаны тулысынча яндырып бетерергә кирәкми. Шул янганнан калган резина кисәкләрен кимерүче­ләрнең яшәгән урыннары тирәсенә куясың. Болай эш­ләгәндә кимерүчеләр резиналар яткан җиргә ким дигәндә 3-5 ай килмәячәк.

Көйдергән йон яки мамык. Боларның исен дә кимерүчеләр ярат­мый. Монда тишелгән оекбаш та, кош каурые да бара. Янган кисәкләрне шулай ук тычканнар күп йөргән урыннарга куясың. Моннан тыш, йон яки мамыкны көлгә әйләнгәнче яндырып, аннары шпаклевка белән бутап тычканнар йөргән юлга сибәргә мөмкин.

Каен дегете. Кимерүчеләрдән котылуның нә­тиҗәле чараларыннан санала. Вак кимерүчеләр яшәгән подвалга, чарлакка, сарайга һәм башка биналарга дегеткә манчылган чүпрәкләр куялар.

Скипидар. Гадәттә тыч­­­каннарны яшәгән урын­нарыннан биздерү өчен скипидарны савыт­ларга салып куялар. Шулай ук скипидарга керосин ку­шып подвалга, чормага, сарайга сибәргә була.

Серкә. Бабайлардан калган нәтиҗәле ысул. Аны сипкәннән соң берничә көн узгач, тычканнарның эзе дә калмаячак. 80 квадрат метрлы торакка 3 литр серкә сибәргә кирәк.

 

Тычканнар минвата яки пенопласт арасында яшәргә яраталар. Йорт төзегәндә әлеге материалларны тимер челтәр белән капласаң да, тычканнар аның эченә керү юлын барыбер табачаклар. Җылыткыч материалларга төелгән нафталин сибеп тычканнардан котылырга була. Тик бу эшне минваталарны бина диварына урнаштырганчы башкарырга кирәк.

 

“ЯндексДзен”.

http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12527&file=150.htm

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев