Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ашаганнан соң ник йокы баса?

Табиб көндезге аштан соң йокы басуның канда шикәр микъдары артуга бәйле булуын аңлаткан.

Көндез тамак туйдырганнан соң диванга кырын ятып черем итеп алу теләге матдәләр алмашы бозылуга бәйле булырга мөмкин. 

“Ашаганнан соң йокы басу углевод алмашы бозылуга бәйле булырга мөмкин. Бу очракта “гликированный гемоглобин” күрсәткечен белергә кирәк. Ул соңгы өч-дүрт айда кандагы глюкоза микъдарының күпме булганлыгын күрсәтә. Шулай ук калкансыман бизнең начаррак эшли башлавы да тамак туйдырганнан соң йокы килү сәбәбенә әйләнергә мөмкин. Бу очракта гормоннарны тикшертергә кирәк”, – дип аңлатып үткән белгеч.

Табиб әйтүенчә, төшке аштан соң йоклап алу теләгенең гади углеводлы ризыкларны күп куллануга бәйле булуы да бар. Инде килеп, симерүгә бирешүчән кешеләрне дә көндезге сәгатьләрдә бик нык йокыга тарта.

"В.Т." сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев