Атлар чабышы - Сабантуй бизәге
Быелгы Лениногорск Сабан туе атлар чабышында гүзәл затларның атлар иярләве белән истә калыр.
Әйе, хәзер атларда ир-егетләр генә түгел, гүзәл затлар – хатын-кызлар да узыша. Быел атлар узышы бик матур үтте. Халык атлар чабышы уза торган урынга килеп, күзәтеп утырырга ярата. Элек-электән Сабантуйда атлар чабышы – аерым бер әһәмияткә ия булган.
Атлар чабышын алып баручы, комментатор Рашат Әхмәтов әйтүенчә, узышлар җайдак өчен дә, атлар өчен дә зур сынау. “Монда барысы да җиңүче”, - ди ул.
Әйтергә кирәк, Рашат Әхмәтов бик оста итеп алып бара. Кирәк урында шаяртып та ала. Ел саен Сабантуйда атлар чабышын башыннан ахырына кадәр оештыруны ветеринария берләшмәсе командасы үз өстенә ала.
Атлар чабышында җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар түбәндәгечә:
Юртаклар арасында. 1 урында – Илнур Әхмәтов “Федерал Аш” аты белән (Әлмәт районы), 2 урында – Алмаз Фәтхетдинов “Ферч” аты белән (Спиридоновка), 3 урында – Гөлшат Вәлиева “Малифесенте Дикерсен” аты белән (Иске Иштирәк).
Чиста токымлы һәм ярым токымлы атлар арасында. 1 урын – Айнур Закванов “Деймонд леди” аты белән (Әлмәт районы), 2 урында – Илнур Вафин “Амур” аты белән (КФХ “Нәбиуллин”), 3 урында – Ранил Әхмәтҗанов “Бенвей” аты белән (Зеленая Роща).
Җирле токымлы атлар арасында. 1 урында – Екатерина Галимова “Сармат” аты белән (Урдалы), 2 урында – Илнур Вафин “Орбит” аты белән (КФХ Нәбиуллин), 3 урында – Рамина Ямаева “Беркут” аты белән (КФХ Нәбиуллин).
Татар токымлы атлар арасында. 2 яшькә кадәрге атлар арасында. 1 урын – Екатерина Вегера “Азима” аты белән. 2 урында – Илнур Вафин “Матурым” аты белән. 3 урында – Рамина Ямаева “Акбүз ат” белән.
Татар токымлы атлар, 3 яшьтән зуррак атлар арасында. 1 урын – Екатерина Вегера “Мирас” аты белән. 2 урында – Рамина Ямаева “Сәйдәш” аты белән. 3 урын – Булат Галяутдинов “Чемпион” аты белән (Бәкер, КФХ Мәмәтов).
фото: Р. Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев