Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Җавапсыз мәхәббәт” тарихы

Мәктәптә укыганда үземнән ике сыйныф түбән укыган бер кызны бик ошатып йөрдем. Озак вакыт сүз катарга кыймадым.

Ә бервакыт аңа “валентинка” бүләк иттем. Анда: “Син миңа ошыйсың”, – дип язылган иде. Алия укыды да, чыркылдап көлеп, китеп барды. Шуннан минем күңелдә зур бушлык, караңгылык барлыкка килде. Берничә көн мәктәпкә бармыйча, өйдә бөгәрләнеп яттым. Әни мине авырый дип уйлады, чөнки йөзем качкан, ашаудан язган идем. Минем авыруымның исеме “җавапсыз мәхәббәт” иде.

Яхшы билгеләргә генә укыган малайның өлгереше дә түбән тәгәрәде. Дөресен әйтим, ул вакытта уку түгел, яшәү теләгем дә булмады. Урамда әллә кояш балкый, әллә коеп яңгыр ява – миңа барыбер иде. 

Алиягә бүтән сүз катмадым. Күңелдә калган җәрәхәт ничә ел кызлар янына якын җибәрмәде.
Бервакыт Алия, минем яныма килеп, үзе төзегән кроссвордны калдырды. Башваткыч шулкадәр катлаулы итеп төзелгән иде ки, чишәргә күпме тырышсам да, китаплар актарсам да, күп сорауга җавап таба алмадым. Ул заманда интернет юк иде әле.

Ул хәлләргә егерме елга якын вакыт узгач, Алия белән бер мәҗлестә күрештек. Шунда гына миннән “Кроссвордны чишә алмадың ахры?” дип сорады. Ул анда “яратам” дигән сүзне яшергән булган. Нәрсәгә шуның кадәр хисләрен яшерергә кирәк булган инде? Кешечә генә әйткән булса, бәлки бүген без ир белән хатын булып яшәр идек. Ләкин мин гаиләмне беренче мәхәббәт өчен ташларга теләмим.

Алмаз, Түбән Кама.

"Ш.К."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев