Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Август-Лениногорск» җәмгыятенең «Легион» командасы волейболда җиңде

Авыл хуҗалыгында да эшлиләр, спорт белән дуслыклары да көчле. “Август-Лениногорск” аграр хуҗалыгының ир-егетләр командасы волейбол буенча Спартакиадада җиңү яулады.


“Август-Агро” җәмгыяте Спартакиадасы быел икенче тапкыр уздырылды. Быел мини-футбол, баскетбол, волейбол буенча үтте. “Август-Агро” эшчәнлеген алып бара торган республика районнарыннан 7 команда һәм Казан бүлекчәләреннән тагын ике команда катнашты. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында аерым үтте.

Лениногорск районында эшчәнлеген алып баручы “Август-Лениногорск” аграр хуҗалыгының “Легион” командасы волейбол буенча үзләрен танытты. Волейбол буенча турнир Кама-Тамагында булды, Спартакиаданы ябу тантанасы да анда узды. Безнең ир-егетләр командасы финалга кадәр Мөслимлеләрне һәм Казан командасын “екты”.

Менә ул дулкынландыргыч финал. 7 ир-егетләр командасыннан финалда «Легион» (Август-Лениногорск) һәм «Яшь гвардия» (Август-Кайбыч) очрашты. Командалар построениесе булды, кунаклар командаларны сәламләде. Уен башланды. Финал ярышларының атмосферасын бер сүз белән әйтергә мөмкин: алдан бер нәрсә белеп булмый.  Командалар бер-берсеннән җиңүне тартып диярлек алалар. Һәр таймның нәтиҗәсе ахыргы голга кадәр билгеле түгел иде, бу уенчыларны да һәм, әлбәттә, җанатарларны да киеренкелектә тотты.

Менә икенче ел рәттән судьялар волейбол турнирларында холдинг хезмәткәрләре арасында Лениногорск уенчысын игътибарга алалар. Ул – Ялтау сөтчелек фермасында мал табибы булып эшләүче Илшат Нургалиев. 56 яшьлек Илшат абый авыл мәктәбендә укыганда ук волейбол белән шөгыльләнә башлый, аннан техникумда укыганда. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җыелма командасында да уйнаган. Судьялар аны үз командасының тренеры дип уйлаган, ә Илшат Нургалиев сүзләренчә, ул бары тик тәҗрибәсе белән генә бүлешә.

 Ир-егетләр лигасында волейбол буенча турнирда “Легион” командасы (Лениногорск) 2:1 исәбе белән җиңү яулады. “Ниһаять, без җиңдек! Узган ел гел икенче урыннарда гына калган идек. Бергәләп уйнарга күнектек, шул ярдәм иткәндер һәм командада булу да булышты. Күп уенчыларның күнекмәләре мәктәптән үк калган”, - ди “Легион” командасы тренеры,  «Август-Лениногорск» производство участогы бригадиры Алмаз Фәтхетдинов.

Альбина Сабирова фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев