Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Август-Лениногорск» ярдәме белән бу яртыеллыкта да язылучыларыбыз район газетларын алачак

Менә икенче яртыеллык өчен матбугатка язылу чоры тәмамланып килә.

Лениногорск районында чыгып килүче район газетларын “Август-Лениногорск” агрофирмасының игелекле ярдәме белән киләсе яртыеллыкта да укучыларыбыз алдырачак.

“Подписка бүләк ит” акциясендә даими катнашучыларның берсе – “Август-Лениногорск” җәмгыяте. Әлеге җәмгыять безнең район җирлегендә авыл хуҗалыгы тармагын алып бара. Аграр хуҗалык берничә авылда үз эшчәнлеген җәелдерде. Җир эшкәртү, продукция җитештерү белән берлектә, социаль якны да онытмыйлар.

Һәр яртыеллыкта, ягъни 6 ай саен “Подписка бүләк ит” акциясе оештырып, районыбызда яшәүче, агрофирма үз эшчәнлеген алып баручы территориядә гомер итүче тыл хезмәтчәннәренә, хезмәт ветераннарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына район газетларын: “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларын яздырта.

Киләсе яртыеллыкта “Август-Лениногорск”ның игелекле гамәле ярдәмендә 2024 елның икенче яртыеллыгында 30 кеше газетны алачак.  Әнә шундый бүләк ясадылар. Әлбәттә, ярдәм өчен өчен без – редакция хезмәткәрләре бик шат.

Киләсе яртыеллыкта газет алдыручылар агрофирманың эшләре белән дә танышып барырлар, шулай ук район яңалыкларын укыячаклар. Олы яшьтәге ветераннарыбыз райондагы хәбәрләр белән танышып барырга яраталар. Яңа Иштирәктә яшәүче Бәдриямал апа Хәмзина, күзлеген киеп, газетлар укырга ярата. Ул дөнья хәлләре белән кызыксына, район кешеләре турында укый, үзе шулай ук Яңа Иштирәктә туып-үскән. Мондый бүләккә һәм игътибарга шат.

Авырлыклар күреп гомер иткән олы буынны бүгенге көндә рәхәттә, тынычлыкта яшәтәсе килә. Аллага шөкер, Бәдриямал әби Хәмзина бүгенге көндә кызы Сиринә тәрбиясендә хөрмәттә яши. Ире Хатип абый белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бәдриямал әби - сугыш ветеранының тол хатыны. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 12 яшь булган.

“Үгез җигеп, урман ташуда эшләдек. Атка утырып та эшләргә туры килде. Иртән иртүк, әче таңнан чыгып китә идек, кич кайтып керәбез. Кырда сабанда да катнаштык. Кайда кушсалар, шунда эшләдек. Аллага шөкер, шушы яшькә җитеп, кулыма газет алып укыгач, бик яхшы”, - Бәдриямал әби.

Быел аңа 95 яшь тулачак, 11 онык, 18 оныкчыкның кадерле, яраткан әбисе дә әле ул. Киләчәктә дә исәнлек белән тыныч тормышта, хөрмәттә яшәргә язсын.

Өлкән буын өчен игътибар һәм хөрмәт, җылы караш – зур бүләк. “Август-Лениногорск” җитәкчелеге моның шулай икәнен яхшы аңлап, эш итә.

Розалия Мостафина

Фотода:  Бәдриямал әби Хәмзина. Фото Хәмзиннарның гаилә альбомыннан

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев