Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Автомобильләр тонировкасы өчен штрафлар гамәлдән чыгарыла

Дәүләт Думасына автомобильләр тонировкасы һәм тюнингы өчен штрафларны гамәлдән чыгару турында закон проектын керттеләр.

Дәүләт Думасына автомобильләр тонировкасы һәм тюнингы өчен штрафларны гамәлдән чыгару турында закон проектын керттеләр. Тиешле документ 7 августта «Закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системалары» порталында бастырылды.

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты (алга таба – закон проекты, РФ КоАП) транспорт чарасына тонировка ясалган пыяла кую өчен административ җаваплылыкны төшереп калдырырга тәкъдим ителә», – дип диелгән документта.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, тонировка рөхсәт ителергә тиеш, чөнки ул ультрашәмәхә нурларның йогынтысын киметә. Машина йөртүчеләргә дә, пассажирларга да зарарлы кояш нурларыннан саклану мөмкинлеге бирә. Закон проекты авторлары фикеренчә, тонировка салондагы түбән температураны да саклап калачак һәм җинаятьчеләргә транспорт эчендәге кыйммәтле әйберләрне күреп урлау кыенрак булачак. Шулай ук юллардагы куркынычсызлыкны арттырачак.

2 июньдә дә Дәүләт Думасы ЛДПР фракциясе депутатлары алгы ян пыялаларын тонировкалауга чикләүләрне йомшарту турында закон проектын тәкъдим иткән иде.

 

 https://baltaci.ru

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/08/177917/

фото: ясалма интеллект ярдәмендә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев