Авыл җирлегендә арендага бирелә торган торак төзелешенә акча бүленәчәк
Россия Хөкүмәте авыл җирендә арендага бирелә торган торак төзелешенә 1,5 миллиард сумга якын акча юнәлдерәчәк.
Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин урынбасарлары белән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Шушы акча хисабына якындагы ел ярым эчендә 18 төбәктә якынча 19 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла.
Министрлар Кабинеты җитәкчесе мондый чаралар авылга квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә ярдәм итәр дип көтә. Шул ук вакытта, кеше авылда эшләвен дәвам иткән очракта, аны сатып алу мөмкинлеге каралган, дип искәртте Мишустин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев