Авыл халкы куркуда: Татарстанда аю тугыз сарыкны умырып ташлаган
Урман читендә йөргән утызлап сарык көтүенә аю һөҗүм иткән.
Бу хәл Мамадыш районының Норма авылында булган. Бу хакта «Шәһри Казан» сайты яза.
Сарыкларын эзләп, урман юлыннан барган Сергей Ханов аюның үзен дә күреп өлгергән. Бу вакытта аю сарык түшкәсен күмеп ята торган була. Аю аның тугыз сарыгын умырып ташлаган.
Бу хәл турында ишеткәч тә, Сергей Хановның үзенә шалтыраттык, әмма элемтәгә кереп булмады. Шуннан Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Хәсәнҗан Мөбәрәкшин белән сөйләшергә булдык. Аның әйтүенчә, бу хәл бер айлар элек үк булган.
– Сергей шалтыратып сарыкларына аю һөҗүм итүе турында әйтте. Юлда идем, тиз генә кайтып җитеп, тракторга утырып, урманга кердек. Бер сарык юлда ята иде. Берсен агачлар арасында күмеп куйган иде. Калганнарын соңрак, трактор һәм “УАЗ” машинасы белән кереп җыеп алдылар. Сергей аюның үзен дә күргән. Сарык түшкәсен күмеп ята торган була. Бәхетенә, аю аны күрми. Куркуымнан өйгә ничек йөгереп кайтканымны да белмәдем, дип сөйләде. Икенче көнне аюны балалары белән күргәннәр. Авыл халкы инде бер ай урманга йөрми, куркалар. Аюлар барлыгы турында белеп-ишетеп торабыз, әмма мондый ук хәлнең булганы юк иде, – ди Хәсәнҗан Мөбәрәкшин.
Аучы Самат Гатиятуллин аюның сарык түшкәсен җиргә күмүен чи ит ашамавы белән бәйләп аңлата. Аның өчен, җиңел үзләштерелсен өчен, ит бераз йомшарырга тиеш. Бу көннәрдә активлашуы исә кышка әзерләнүе, ашап калып запас җыярга тырышуы, ди.
Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган елгы саннар буенча, республикада якынча 70ләп аю исәпләнә. “Соңгы елларда аларның саны тотрыклы дәрәҗәдә. Аюлар Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Марий Эл урманнарыннан миграцияләнә”, – дип белдерделәр.
Көрән аю Татарстан Республикасының Кызыл китабыннан чыгарылган, һәм бу аларның саны арту турында сөйли. “Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, аюлар санының артуы Россиянең бөтен территориясендә күзәтелә. Төгәл санын әйтү бик катлаулы, чөнки исәпкә алу методикасы мондый мөмкинлекне бирми. Без якынча санны гына теркәп барабыз. Ә Татарстанның Марий Эл, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары, шулай ук Киров өлкәсе белән чиктәш булуын исәпкә алганда, аннан аюларның даими керүләре теркәлә. Аюларның төп яшәү урыннары – Мамадыш, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Саба һәм Яшел Үзән районнары”, – дип сөйләделәр безгә Биологик ресурслар комитетыннан.
Аюлар умарталыкларны да тынычлыкка калдырмый. Күптән түгел генә Балтач районының Пүскән авылында Җәмил абый Заһидуллинның да умарталыгын туздырган бер аю.
- Куркынычсызлык кагыйдәләре:
- азык калдыкларын палатка, ау йорты янында яки ял иткән урыннарда калдырмагыз;
- машина кую өчен тирә-як яхшы күренерлек ачык урыннар сайлагыз;
- аю балаларына якын килмәгез – алар янәшәсендә һәрвакыт әниләре була.
- Исегездә тотыгыз: көрән аю яшәгән территориядә кеше һәрвакыт максималь сак булырга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев