Авылда печән өсте, чалгы тавышлары еракта калды
Печән вакыты җитсә, авыл өстенә чалгы чүкегән тавышлар ишетелә.
Һәр авылның оста чүкүче кешесе бар. Һәркем аңа чалгысын кайратып куярга ашыга. Үткен чалгысын иңбашына куеп, кешеләр урманнарга, болыннарга кышкылыкка печән чабарга китә. Бу чорда авыл гына түгел, урман да, болыннар да умарта күче кебек гөж килеп торды. Чаҗ-чоҗ печән чапкан тавышлар яңгырый иде, ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да, яшүсмерләр дә күкрәк киереп печән чапты.
Болынлы авылларда болын печәне әзерләнде. Урманга якын авылларда яшәүчеләрнең үз урыннары бар, иртә яздан, кара көздән аны чистартып, печән яхшы, мулдан үссен өчен тырышты, кеше табигать белән бәйләнештә яшәде.
Чөнки карап торган шушы бер урын, кышка җитәрлек терлегеңә азык әзерләсәң, терлегең дә, үзең дә тук. Без үскәндә дә сыйлы көнең сыер белән, дип әйтәләр иде. Шул сыер гаиләне туендырды, итле дә, сөтле дә итте. Кул белән печән чапкач, өстәвенә авыл капкасы саен һәркем әллә ничә баш терлек асрагач, печән бик кадерле иде. Су буйларында арканлаган бозаулар да кетер-кетер үлән кимереп, көзгә такыр җир генә калдырдылар.
Хәзер... Авылларда берничә кеше генә печән әзерли. Чалгы тотып печән әзерләүче кешеләр гомумән дә калмады. Аны чапкычлар, тракторлар алмаштырды. Көндәлек малына дигән печәнне дә кеше чалгы белән түгел, махсус чапкыч белән генә чаба. Урманга барып печән әзерләүләр бөтенләй дә бетте.
Элеккеге кебек, колхоз-совхоз бирер әле дип көтеп булмый, алары да бетеп бара. Һәркем печәнне сатып кына ала. Басуга барып киптереп, җыеп, төяп алып кайтасы да юк, капка төбеңә кадәр китереп, кирәк икән, печәнлегеңә рулоннарыңны урнаштырып бирәләр. Заман белән бергә, печән әзерләүләр дә үзгәрде.
Элек күкрәп киереп печән чапкан болынлыкларны билдән печән басты. Болынлыклар гына түгел, су буйлары да билдән печәндә.
Авыл кешесенә печән кирәк түгел. Терлек асраучылар кимеп бара.
Чыганак: https://shahrikazan.ru
фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев